Әминә Сафиуллина - татар телевидениесенең беренче дикторы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

            по-русски | татарча     Хәзер: , 800х600 best size
 
Алгы бит             
Меню
  Тормыш юлы
  Телевидение
  Публикацияләр
  Фотоальбом
  Кунак китабы
  Татнет
 
Альбомнан

Татар дәүләт театр училещесында укыган еллар.


Мин микрофон алдында.








«NEW reality» Фестивальда өченче урын (2005ел).'.     'Татнет Йолдызлары' конкурсында икенче урын (2004ел).

Хәерле көн Хөрмәтле килүче!

"Кечкенә экран - ул кеше холкын рентгенга төшерү" - дип язган Владимир Саппак үзенең телевидениега багышланган китабында. Әлбәттә, башкала галиме Казан телестудиясенең беренче татар дикторы Әминә Сафиуллина белән таныш булмаган. Ләкин аның югарыда әйткән сүзләре аның турында да булып чыга.

Резеда ДАУТОВА.
(Газета "Кичке Казан" 6 январь 1995 ел).

Әминә Сафиуллина композитор Сара Садыйкова hәм гармунчы Фәйзи Биккинин катнашында чираттагы тапшыруны алып бара. 1966 ел.
Әминә Сафиуллина композитор Сара Садыйкова hәм гармунчы Фәйзи Биккинин катнашында чираттагы тапшыруны алып бара. 1966 ел.


    Рәсимә СИБГАТУЛЛИНА, “Татарстан хәбәрләре” газетасы журналисты: Мин телевидениегә авылда укытучы булып эшләгән җиремнән килеп кердем. Әлбәттә, конкурс узып. Әминә Кәримовна өчен эштә кода-кодагыйлык дигән нәрсә юк иде. Башымнан кичергән фаҗигане сөйләгәндә елап утырганын әле дә хәтерлим. Бер карасаң кем инде мин аңа, гади бер авыл хатыны.
    Таләпчән җитәкче иде Әминә апа. Бик мәгълүматлы, сүзнең тәмен, кадерен белә торган иде. Кырыс, әмма hәрчакта да дөреслек яклы була белде.

    Филисә ХӘКИМОВА, Татарстан журналистларының Х. Ямашев исемендәге бүләк лауреаты: Эфир минем өчен Әминә Кәримовнадан башланды. Шулай үк, шәхес булып формалашуым да. Иҗатта кешене мактаудан курыкмады, табышларга куана, күрсәтә, бәяли белә иде. Авыр заман иде бит, бердән, техник мөмкинлекләр чикле, аннан – халкыңа хезмәт итәргә дә, камил булмаган системага да ярарга кирәк.
    Затлы, зәвыклы, абруйлы, исеме генә дә күпне сөйли торган ханым, хәзерге тел белән әйтсәк, Әминә Кәримовнаның рейтингы бик югары иде.
    Мин аның яраткан шәкертләре арасында булуым белән бик бәхетлемен hәм бергә эшләгән елларны сагынып рәхмәт хисләре белән искә алам.

   Роза ТУФИТУЛЛОВА, “Сөембикә” журналының баш мөхәррире: Газета-журналлар редакциясенә мин дә Казан телевидениесендә Әминә ханым Сафиуллина мәктәбен узып килдем. Гадәттән тыш мөлаем, нечкә җанлы Әминә ханым телевидение студиясенә аяк баскан яшь журналистларга, дикторларга, режиссер ярдәмчеләренә аеруча игътибарлы булды. Сәнгать дөньясының үзенә генә мәгълүм серләрен безнең белән hәрчак теләл уртаклашты.
   Иҗади кыйбламны табышкан остазымны мин бүген дә тирән ихтирам хисләре белән искә алам. Аңа игелекле гомер, иҗади уңышлар телим.

    Әнәс ХӘСӘНОВ, Президент аппаратының матбугат үзәге җитәкчесе: Сабыр холкы, авторитетлы сүзе белән безгә hәрчак үрнәк булды Әминә апа. Диктор буларак чын осталарның берсе иде ул. hәрбер сүзне җиренә җиткереп, матур әйтә белүенә гел сокландым. Балаларга әхлакый тәрбия бирә торган тапшыруларны Әминә апага бирергә тырыша идем. Аның укуында текст бөтенләй башкача яңгырый, үтемлерәк, нәтиҗәлерәк була.
   Бүгенгәчә ихтирам итәм Әминә апаны, тик аның шәхесенә бәя әле бирелеп җитмәгән, дип уйлыйм. Аның күңеле китек булмавын, мохтаҗсыз яшәвен телим.

Журнал "Сөембикә" 1995 ел.

Бит башына



по-русски | татарча        

Сириус-ИТ - создание сайтов в Казани