Әминә Сафиуллина - татар телевидениесенең беренче дикторы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

            по-русски | татарча     Хәзер: , 800х600 best size
 
Телевидение             
Меню
  Тормыш юлы
  Телевидение
  Публикацияләр
  Фотоальбом
  Кунак китабы
  Татнет
 
Альбомнан

"Төшемле Урын" спектакеленнән Юленька образы. Н. Островский. 1949ел.


Татар дәүләт Радио комитеты коллективы.








"Кечкенә экран - ул кеше холкын рентгенга төшерү" - дип язган Владимир Саппак үзенең телевидениега багышланган китабында. Әлбәттә, башкала галиме Казан телестудиясенең беренче татар дикторы Әминә Сафиуллина белән таныш булмаган. Ләкин аның югарыда әйткән сүзләре аның турында да булып чыга.

“Хатлар укыганда” дигән тапшыруны хәтерлисезме. Үз вакытында ул тамашачыларны иң күп җыя торган тапшыру иде. Кешеләр үз эшләрен ташлап, хәтта “Дикая роза” сериалын калдырып Казан каналына Әминәне тыңларга җыелалар. Аны урамда әле дә таныйлар, аның хезмәте инде ТВ тарихының бер битенә әверелгән булса да.

Язмышымны…
Калининга язган хат хәл итте



Сез 1959 елның 1 – ноябрендә Казан ТВ студиясенең беренче тапшыруын алып баручаларның берсе. Ул вакытларда, әйтергә кирәк хәзер дә, диктор белгечлеген бер уку йортында да әзерләмиләр иде.
– Әйе, сез хаклы. Дикторлык хезмәте бик үзенчәлекле. Билгеле махсус әзерлек кирәк - матур тавыш, үзеңне экранда тота белү осталыгы hәм билгеле гомуми эрудиция. Бу сыйфатлар безнең hәркайсыбызда булырга кирәк. Минем коллегалар күбесе артист, педагог, фәнни хезмәткәрләр...
Ә ТВгә кадәр сез кем идегез?
– Башта фармацевт, дөресрәге фармтехникумы студенты. Ләкин сугыш барсын җимерде. Бөек Ватан сугышы елларында Казанга күп кенә оборона заводлары күчеп килде. Мин шуларның берсенә эшкә кердем. Хәтта сугыш тәмамланганнан соң да завод хәрби режимда эшләвен дәвам итте. Мин театр училищесына конкурс аша үткәннән соң да мине заводтан җибәрмәделәр. Директорга бер ай чират торып кергәч, ул да рөхсәт бирмәде. hәм мин... Калининга хат җибәрдем. Аңа ул елларда бик ышаналар иде, аннан бит мин эшләгән завод та аның исемен йөртә иде. Бер ай вакыт узып та китте. Инде училищеда укулар башланды. Инде минем өметем дә өзелде. hәм кинәт... Мәскәүдән җавап. Ниhаять, мин студентка.
Әминә Кәримовна, казанлылар сезне күрә башлаганчы, башта радиодан ишеттеләр...
– Әйе, театр училищесыннан соң мин радиога килдем hәм анда ун ел эшләдем. Казанда ТВ нең өйрәнчек тапшыруларын күрә башлау, ул могҗиза кебек кабул ителде. hәм менә шул тапшыруларны алып баручы булырга чакыру... Ничек инде риза булмыйсың. Ләкин икеләнүләр булды. Беренчедән, мин үземне экраннан күрсәтү өчен тышкы кыяфәтем килешми төсле тоелды. Өйрәнчек тапшырулар буенча мин ул хезмәтнең мәшәкатьләрен, авырлыкларым бераз белә идем икеләнүләремне җиңүче шул булды – миңа ТВ йортыннан квартира вәгьдә иттеләр.
Күп кеше үзләрен экран аша күргәч каушап, аптырап калалар. Сез шул психологик кичерешне ничек үткәрдегез?
– Ул елларда бит пленкага язулар юк иде, тапшырулар туры эфирга чыга иде. Шулай булгач мин үземне күрә алмый идем. Ләкин караган кешеләрнең фикеренә колак сала идем. Гомумәи, ул елларда ТВ дә эшләү хәзергә караганда катлаулырак иде. Хәзер бит студияләрдә телесуфлерлар бар. Ә мин бөтен текстны күңелдән якларга тырыша идем. Грим салучы да, парикмахер да юк иде. Хәзер искә төшерү дә кызык. Чәчкә сибә торган лак турында да белми идек. Иртә белән ясалган чәчне кичкә кадәр матур итеп сакларга тырыша идек. Ә менә диктор hәр вакыт пөхтә киенгән, чәчен матур итеп ясаган булырга тиеш дигән таләп – миндә гомер буе саклана.
Әминә Кәримовна, ә Мәскәү тапшыруларын казанныкы белән бер вакытта карый башладылармы?
– Юк, билгеле. Ул 1963 елда гына булды. Миңа өйгә шалтыратып әйттеләр: “Бик тиз килеп җит – Мәскәү тапшыруын күрсәтү тәҗрибәсен башлыйбыз.” Шулай итеп, Мәскәүнең беренче тапшыруы турындагы белдерүне, әйтергә кирәк рус телендә дә миңа әйтү насыйп булды.
Сзнең татарга сөйләвегез күпләрне телне яхшы белүегез, матур сөйләвегез белән сокландыра. Шул кадәр җиренә җиткереп, телне яратуыгыз кайдан килә? Сез бит Казанда туган бугай?
– Бер дә аптырыйсы юк. Мин татар мәктәбендә укыдым, театр училищесы да татарча, ә аннан радиода эшләгәндә университетның татар теле бүлеген тәмамладым. Әле ничек русча сөйләргә өйрәнгәнмен (көлә).
Хәзер инде берәүне дә шаккатырып булмый. Тапшыруларны авторлар үзләре алып бара. Ә сезне кайчан диктор эше генә канәгатьләндерми башлады?
– Вакыт узу белән миңа төрле темаларга тапшыру әзерләү, автор сыйфатында катнашырга чакыра башладылар. Шулай мин атаклы сәнгать осталары хакында сценарийлар яза башладым. Ул эш шактый җиңел бирелә иде. Ләкин миңа баш редактор урынын тәкъдим иткәч башта аптырап калдым, риза булмадым. Обкомга чакырдылар, җитди сөйләшү булды. Сүз арасында әйтеп китим әле. Сезнең режиссер Э. Ключарев белән әңгәмәгездә, ул “элек без hәр адымыбызны өстә утыручылар “ фикере белән килештерергә тиеш идек дигән төрттерү булды. Ә бит барсы да алай түгел иде. Обкомның культура бүлеге киңәшләре, ә кайчак конкрет эшләре белән ярдәм итә иде. Элек без экранда шул кадәр затсызлык белән очрашмый идек бит.
Әминә Кәримовна! Шул кадәр җаваплы, кайнап торган эштән пенсиягә киткәч, күпләр каушап, аптырап калалар. Ә сез бүген ничек яшисез?
– Сез дөрес әйтәсез, билгеле. Башта ничектер күңелсез, ниндидер бушлык сизгәндәй булдым. Нәм кинәт миндә ниндидер үзгәреш булды. Узган ел урамда мине музыка гимназиясе директоры Надира Сабирова туктатып үзләрендә башлангыч классларда этика дәресләре алып барырга чакырды. Мин риза булдым. Хәзер бөтен буш вакытым китапханәләрдә үтә. Мин үзем төзегән программа буенча дәресләр алып барам, минемчә, кирәкле эш. Өлкән классларда акыл өйрәтү, бертаусыз тәртип, үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләшү бераз соңга калган кебек тоела миңа. Ә шәфкатлелек, олыларга мәрхәмәт, чисталык, пөхтәлек hәм башка уңай сыйфатлар, ямьсез күренешләр турында сөйләүне кечерәк классларда башлау кирәк.

(Газета "Кичке Казан" 6 январь 1995 ел).
Интервью алучы
Резеда ДАУТОВА.

Бит башына



по-русски | татарча        

Сириус-ИТ - создание сайтов в Казани