Әминә Сафиуллина - татар телевидениесенең беренче дикторы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

            по-русски | татарча     Хәзер: , 800х600 best size
 
Тормыш юлы             
Меню
  Тормыш юлы
  Телевидение
  Публикацияләр
  Фотоальбом
  Кунак китабы
  Татнет
 
Альбомнан

Татар дәүләт театр училещесында укыган еллар.


Мин микрофон алдында.


Ә. Сафиуллина hәм Ф. Бурнашева яңа елга багышланган тапшыруда катнашучылар арасында.





   Мин, Сафиуллина Әминә 1925 елның 22 нче июнендә Биектау районының Ямәширмә авылында тудым. Минем барлык хезмәт эшчәнлегем 1949 елдан 1983 елга кадәр идеология эшенең апгы сызыгында Татарстан дәүләт радио hәм ТВ компаниясендә узды.
   Ә аңа кадәр Бөек Ватан сугышы минем тормыш юлыма үзенең авыр сәхифәрен яза. 16 яшемдә мин Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән Калинин исемендәге хәрби заводта эшли башладым. Сугышның башыннан Җинү көненә кадәр (авыр 1941 елдан – 1945 елга кадәр эшләдем.) Ул авыр еллар билгесе булып Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт билгесе булып медаль саклана.
    Сугыштан соң Казан театр училищесын мактаулы диплом белән тәмамладым hәм Татарстан радио комитетында диктор булып хезмәт итә башладым. Анда 1949 елдан 1959 елга кадәр эшләдем, югары квалификацияле диктор булуга ирештем.
    1959 елда радионың бер төркем иҗади хезмәткәрләре белән Казан ТВ студиясен ачуга әзерләү эшенә тотындык. Мин студиянең нигез ташларым салучылар, аның беренче тапшыруларын әзерләүчеләр белән бер сафта булдым. Аеруча мине куандырганы - мин студиянең ачылу тантамасына багышлаган кичәне алып баручыларнын берсе булдым. Менә шул көннән башлап hәр кичтә сизгер ТВ камерасы каршында тапшырулар алып бара башладым. hәр тапшыруга бөтен күңелемне, йөрәк җылысын салырга тырыштым. Тамашачылар тарафыннан аеруга яхшы каршы алынган, заманында шактый популярлык яулаган тапшыру “Хатлар укыганда” булды. Кешеләр язган хатларга игътибар hәм ихтирамлы булу, ул хатларга күңел җылысын кушарга омтылу “Хатлар укыганда ” циклын иң популяр тапшыру итте.
    1961 елда миңа иң югары категорияле ТВ дикторы, ә 1964 нче елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ” дигән мактулы исем бирелде.
   1966 елда минем иҗади тормышымда яңа сәхифә ачылды. Мине әдәби – драматик, музыкаль тапшырулар редакциясенең баш редакторы итеп билгеләделәр. Шулай ук минем редакциягә яшьләр, балалар өчен, спорт тапшырулары да керә иде. Кыскасы – тамашачылар аеруча көтеп ала торган тапшырулар.
    Тамашачыларның тапшырулар белән кызыксынуын тагын да арттыру өчен аларның сыйфатын күтәрергә, яңа цикллар ачарга кирәк иде. Редакцияләрдә яшь, үз эшләрен яратучы иҗади сәләткә ия кешеләр эшләде. Шунын өстенә иҗади оешмалар белән элемтәдә эшләү тапшыруларга яңа сулыш өстәде.
    Икенче бер авыр эш - Үзәк ТВ – Мәскәүгә әзерләнә торган тапшыруларның санын hәм сыйфатым күтәрү иде. Мин җитәкли торган художество тапшырулары редакциясе башка республикаларда яшәүчеләр өчен Татарстанның сәнгатен күрсәтергә омтылды. “Зәнгәр ут яктысында” , атаклы сәнгать ияләре Сәйдәшев, Җиhанов, Ключарев h.б. багышланган тапшырулар, “Башмагым” музыкаль комедиясе, аерым җырчыларга багышланган тапшырулар (И. Шакиров, Р. Ибрагимов, В. Шарипова h.б.) багышланган тапшыруларны үзәк ТВ (Мәскәү) югары бәяләде. Тагын әйтеп китәсе сүзем – ТВ әле техник яктан бик үк бай булмаган 60-70 елларда күп серияле телевизион спектакльләр әзерли башладык. “Ташкыннар” (Т.Гиззат) “Ак чәчәкләр” (Т.Әбсәләмов) “Муса”(Ш. Маннур), “Анам кыры” (Ч. Айтманов) h.б. Иҗади хезмәтем белән бер рәттән җәмәгать тормышында да катнашып килдем. Республика Ленин комсомолының М. Җәлил исемендәге бүлгәге комиссиясендә член, ТВ hәм радио комитеты коллегиясендә, күп еллар ТВ нең сәнгать советында, партбюрода секретарь урынбасыры h.б.
    Шулай итеп, 30 елдан артык хезмәт юлы үтте. Эзләнүләр, табышлар, җиңүләр, җиңелүләр... Җиңел булмады. Эмма яратып эшләдем. Шуның 17 елы баш редактор булып. 1983 елда Россиянең персональ пенсионеры булып куйдым. Ләкин тагын бер хезмәтем хакында әйтми китә аллыйм.
   Уйламаганда – көтмәгәндә мине Татарстан татар музыка гимназиясенә укытучы итеп чакырдылар. Үзем төзегән программа белән 7 ел балаларга Әдәплелек дәресләре укыттым (Этика дәресләре). Гомер буе җыелып килгән бар тәҗрибәмне бик теләп, яратып яшь буынга житкерергә тырыштым.

Минем тәрҗемәи хәлемдәге истәлекле вакыйгалар.

1946 ел - Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945 еллар) тылдагы Данлы хезмәт өчен медаль белән бүләкләндем.

1961 ел - Югары категорияле диктор квалификациясе бирелә.

1966 ел - Татарстан республикасының атказанган хезмәткәре дигән исем бирелә.

1970 ел - В.И. Ленин тууына 100 ел булу уңаеннан Данлы хезмәт медале белән бүләкләндем.

1971 ел - "Хөрмәт билгесе" ордены белән бүләкләндем.

1975 ел - ТАССР ның КПСС Өлкә комитеты hәм РСФСР ның Министрлар Советы Мактау грамотасы белән бүләкләндем.

1975 ел - “Отличник ТВ и Радиовещания” Бөтенсоюз Значогы (Билгесе) белән бүләкләндем.

1975 ел - Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) “җинүгә 30 ел” дигән медаль белән бүләкләндем.

1980 ел - РСФСР ның атказанган мәдәният эшлеклесе дигән исем бирелде.

1983 ел - РСФСР масштабындагы персональ пенсия билгеләнә.

1993 -2000 елларда - Республиканың татар музыка гимназиясендә укытучы.

2004 елда - Республиканың "Бәллүр каләм"исемендәге 7 конкурста "Мактау hәм хөрмәт" дипломына лаек булдым.

Бит башына



по-русски | татарча        

Сириус-ИТ - создание сайтов в Казани